КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ: киләчәк турында кайгыртып КАМА TYRESның профильле сыйныфлары ачылган 10 һәм 16нчы мәктәпләр, 22нче гимназия, шәһәр мәгариф идарәсе, индустриаль техникум, НХТИ җитәкчеләре шина комплексы җитәкчелеге белән очрашты. Ул шина комплексының 2030 елга кадәр исәпләнгән һөнәри ориентация программасы кысаларында узды. 🛞 Очрашу йөк шиналары заводының ЦМК участогына экскурсиядән башланды. Кунаклар шина җитештерүнең тулы циклы белән танышты, әзер продукция сыйфатына контроль процессын күрде, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. 📝 Программаның икенче өлеше – КТ җитәкчелеге белән “түгәрәк өстәл” артында очрашу. “Татшина” җәмгыяте генераль директоры Игорь Прокопьев һөнәри ориентация программасы, аның максаты һәм бурычларга тукталды. КАМА TYRES яшьләрне җәлеп итү буенча системалы эш алып бара. Предприятиегә язмышын шина комплексы һәм шәһәр белән бәйләргә теләүче белгечләр кирәк. - Яшьләр үзе сайлаган һөнәре турында китаплардан укып түгел, ә практикада күреп үсүе мөһим. Без шул юлны күрсәтәбез. Ул – бала мәктәп, уку йортын тәмамлаганнан соң, эш урынын үзе яши торган шәһәрдә табуы, – дип билгеләп үтте генераль директор. Очрашуда профильле сыйныфларның класс җитәкчеләре белән эшләү мәсьәләсенә дә тукталдылар. Алсу Нуриева, персонал белән идарә хезмәте начальнигы: – Класс җитәкчесе укучылар, әти-әниләр өчен авторитет булып тора. Шуңа да без аны предприятие кыйммәтләрен, корпоратив культураны алга сөрүче кеше буларак күрергә телибез. Һөнәр сайлауда гаиләнең роле турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин сөйләде: – Әти-әниләрнең теләктәшлеге – уңышның яртысы. Шунлыктан заводларга экскурсияне алар катнашында уздырырга кирәк. Бу бик вакытлы һәм кирәкле адым. 📋 Очрашуда ел дәвамында уздырыла торган чараларның юл картасы расланды. 📍Төп максат – мәктәп эскәмиясеннән үк инженер яки эшченең хезмәт хезмәт карьерасына нигез салу. #КАМАTYRES #КадрларСәясәте #ҺөнәриҮсеш